- тию
- 1. Берәр нәрсәгә бәрелеп тукталган хәлдә тору яки шундый торышта булып алу; кагылу, орыну яки терәлү. Орыну, орынып яту. Берәр нәрсәгә яки берәр чиккә җитеп тору яки җитеп терәлү 2. Кызу хәрәкәт уңаена яки җилләнеп, очып килеп бәрелү. Бик каты сугып зарарлау. Төзәлгән ноктага килеп, шул урынны җимерү, тишү; яралау яки үтерү (ук, пуля һ. б. тур.) 3. Аз гына ягылу, буялу (буйый, пычрата, ачыттыра торган нәрсәләр тур.) 14. Корткыч бөҗәкләрнең зыян китерүе тур. 5. Җигү дирбиясе, кирәк-яраклары басып яки кырып, тирене яралау, чиләндерү ат муенына камыт тигән 6. күч. Кемне дә булса кул ягып җәберләү, кыйнау-сүгү, аңа һөҗүм итү 7. Берәр нәрсәгә рөхсәтсез кагылу 8. Зыян китерә торган нәрсәнең тәэсир итүе тур. суык тию 9. зыяны тию 10күч. теңкәгә тию 11. күч. өлеш тию 12. үзенә кардәш тигәнгә күрә 13. күч. диал. Шикелле тоелу кайдадыр күргәндәй тию – чирәмдә уку кызыграк тиеп китте 15. күч. диал. тия керү – барышлый тиеп китү 16. с. себерке тимәгән ишегалды 17. тимә, җырлый бирсен
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.